Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шәһәр көнендә - китапханәчеләр

Республика һәм шәһәр көненә китапханәчеләр тарафыннан планлаштырылган бар чара да, яңгырлы көн булуга карамастан, уңышлы узды. Төрледән-төрле викторина һәм конкурслар, әдәби геройлар катнашында бергәләп уздырылган уеннар, лекция-концертлар, сәхнәләштерелгән экологик әкият һәм башка чараларны халык хуплап кабул итте ...

         Бу көннең төп чарасы – Татарстанның яшь язучылары белән очрашу. Очрашуга Казаннан Булат Ибраһимов килде. Бер төркем яшь каләм ияләрен Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин алып килде. Алар “Мәйдан” журналы редколлегия әгъзалары Фидаил Мәҗитов (редактор), Фирүзә Шәйхетдинова һәм Фәнсилә Шәйдүләтова. Һәр килгән язучы-шагыйрь укучылар күңеленә ирешерлек сүз тапты. Аларның тормышка позитив караулары, уй-фикер йөртә алулары, үз әсәрләрен матур итеп укулары иҗатчыларны хөрмәт итәргә, истә калдырырга, әсәрләрен көтеп алырга сәбәпче булды.

         Чараларга кадәр китапханәләр системасы хезмәткәрләре үз тарихында беренче тапкыр бәйрәм демонстрациясендә бер колонна булып уздылар.

 

Р.Г. Камбиева – методик бүлек мөдире