Центральная библиотека им. Г. Тукая

Уралларны урап җыр кайта

     Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Ярый әле каникуллар бар» республикакүләм проекты кысаларында күренекле шагыйрә, тәҗрибәле журналист Салисә Гәрәевага багышланган «Уралларны урап җыр кайта» дип исемләнгән видеокүргәзмә күрсәтелде. Китап укучыларыбыз викторина сорауларына җавап бирделәр, күргәзмәне карап, шагыйрәнең иҗат җимешләре белән таныштылар. Аның туып үскән ватаны Татарстан, гомеренең утыз елын үзенә бәйләп тоткан Урал төбәге турындагы сагыш-моңга өртелгән тормышчан шигырьләре һәммәбезне җәлеп итте.