Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрә йөрәк җылысын бүләк итә

     «Ярый әле каникуллар бар» республикакүләм проекты кысаларында Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге һәм Башкортстанның Гали Чокрый исемендәге премияләре лауреаты Кәүсәрия Шәфыйкованың «Шагыйрә йөрәк җылысын бүләк итә» дип аталган видеокүргәзмә оештырылды. Авыр язмыш сынавына дучар булган талантлы әдипнең кыскача тормыш юлына күзәтү ясалды, шигырьләре укылды. Үз өлешенә төшкән авырлыклар турында уйларын күңеленең иң тирән урынына бикләргә өйрәнгән шагыйрәнең өмет, ышаныч, саф күңеллелек һәм мәрхәмәтлелек белән тулы искитмәле иҗаты күпләрне таң калдырды.