Татарстан – уртак йортыбыз
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Ярый әле каникуллар бар» республикакүләм проект кысаларында Яр Чаллы шәһәреннән килгән бер төркем укучылар өчен мәгълүмат сәгате уздырылды.
Китапханә белән тулысынча таныштырып, «Татарстан – уртак йортыбыз» темасы буенча очрашуны тулыландырдык. Викторина сорауларына җавап биреп, арабызда төрле милләт вәкилләре, әмма ныклы дуслык һәрчак булырга тиеш дигән фикерне алга куйдык.