Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин яшәүдән әле туймаган.

  “Әдәбият корабы” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы  йортына юл тотты. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары Рәсимә Нәбиуллина һәм Әлфия Хәлиуллинаның юбилейлары уңаеннан оештырылган “Мин яшәүдән әле туймаган” әдәби-музыкаль кичә шигырьләр, җырлар, котлаулар белән үрелеп барды.Язучыларның иҗатларын төрле яктан ачып, тормыш юлларына күз салып күп кенә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар  алып кичә тәмамланды.