Центральная библиотека им. Г. Тукая

А.Хәмзиннең “Ел китабы-2017 бәйгесендә катнашучы китапларын тәкъдим итү кичәсе.

  Г.Тукай исемендәге китапханәдә “Ел китабы - 2017” бәйгесендә катнашучыларны тәкъдим итү йөзеннән әдәби-музыкаль кичәләр узып тора. Якташыбыз Алмаз Хәмзиннең “Сагынып сөйләрлек еллар”,”Җидегән чишмә”, “Бармагыңнан үбәр идем” китапларын тәкъдим итү кичәсе булды.Китапларга күзәтү ясалып, җырлар, шигырьләр, юмористик хикәяләр белән үрелеп барган очрашу бик җылы дулкында узды.Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Аксакаллар шурасы җитәкчесе З.Шиһапов, “Кама таңнары”әдәби берләшмәсе язучылары, үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе директоры Арсланова Г.Р. тарафыннан А.Хәмзинга җылы котлаулар ирештерелде.    Очрашуга килгән китап сөюче дусларыбыз рухи канәгатьлек алып, ләззәтләнеп, ял итеп утырды.