Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үткәннәр аша киләчәккә

25 октябрьдә татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы Нурихан Фәттахка 90 яшь тулган булыр иде.Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Үткәннәр аша киләчәккә” дигән баш астында язучының китапларыннан торган күргәзмә әзерләнде.

Тарихыбызны халыкка кайтару өлкәсендә зур эш башкарган әдип иҗаты белән танышырга теләүчеләр китапханәгә рәхим итегез.