Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Илһам алып яшим дөньяда”

22нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Ралия Каримова иҗаты һәм тормышына багышланган “Илһам алып яшим дөньяда” дип исемләнгән шигърият бәйрәме узды.

Ралия Каримова һәрнәрсәгә бары тик шагыйрьләргә генә хас булган нечкә күңел сиземлеге белән, башкаларга гади булып тоелган нәрсәләрдән – сихри матурлык күр белү сәләте белән карый. Ул халкының, туган теленең бүгенгесе, киләчәгә турында бик борчылып бик күп шигырьләр язган. Шушы уй-кичерешләре, сөенечләре - былар барысы да кичәдә чагылды.

Китапханә хезмәткәрләре, килгән кунаклар аның “Уйда гына булса да”, “Тукайга”, “Бәйрәм белән шәһәрем”, “Тукай паркы”, “Төн”, “Моңнар тулган икән бит”, “Урамда көз”, “Яңгыр ява” шигырьләрен укып ишеттерделәр. Бәйрәмдә Мырауҗан   Ралия Каримова иҗат иткән табышмакларны укып, кунакларны тапкырлыкта сынады. Җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.

Тукай айлыгы кысаларында узган шигърият бәйрәме бик күңелле һәм нәтиҗәле үтте.