Центральная библиотека им. Г. Тукая

Комсомол - минем яшьлегем

     ВЛКСМның 100  еллыгы уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә төрле чаралар әзерләнде.

  Бүген, ягъни 24 октябрь көнне “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүчеләр белән берлектә “Комсомол – минем яшьлегем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кайчандыр комсомол булган өлкәннәр яшьлек хатирәләрен яңартып, бу оешмага ничек кабул ителүләре, төрле кызыклы вакыйгалары һәм башка истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлбәттә инде, ул чорда җырланган җырлар, шигырьләргә дә бай булды очрашу. Тема буенча әзерләнгән күргәзмә  дә күпләрдә  кызыксыну уятты.

    Шәһәрдәшләребез әдәби-музыкаль кичәдән канәгать булып, рәхмәт хисләре белән таралыштылар.