Центральная библиотека им. Г. Тукая

Р.Әхмәдиевның "Җыр - күңелнең бизәге" китабын тәкъдим итү кичәсе

   «Ел китабы – 2017» бәйгесендә катнашучы Рәфыйк Әхмәдиевнең “Җыр – күңелнең бизәге” китабын халыкка тәкъдим итү максатыннан “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә әдәби – музыкаль кичә уздырдык. Исеменнән  үк аңлашылганча, китапта авторның җырлары тупланган.Рәфыйк Әхмәдиев  үзе күп кенә шигырьләренә көйләр дә язган.Шәһәребездә яшәп иҗат итүче җырчы - композитор Илшат Хәбибуллин, авторның “Сөлчәбаш”, “Түбән Кама гимны” җырларын  башкарды, ә “Илһам”эстрада җыр-бию ансамбле солисткасы Айгөл Газетдинова “Кайтсаңчы, бәгърем, кайтсаңчы”җыры белән, ял итүчеләрне җыр дулкыннарында тирбәлдерде.Р.Әхмәдиев  белән очрашу аның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барылды.Тормыш юлына күз салсак, иҗат серләре белән тамашачы танышты.Кичәгә килүчеләргә шагыйрьнең вакытлы матбугатта басылган әсәрләре  һәм китапларыннан торган "Йөрәк хисләре" дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде. ”Талир тәңкә” ансамбле солисты Кәүсәр ага моңлы тавышы белән өлкәннәрне  яшьлек иленә кайтарды.

  Кичәгә килгән һәрбер  кеше рәхәтләнеп ял итте, рухи азык алды.