Центральная библиотека им. Г. Тукая

Китапханәдә белем көне

Бүген, Белем конендә, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен киң итеп ачты. 6 нчы мәктәп, 35 нче лицей укучылары өчен китапханә буйлап экскурсияләр уздырылды. Китапханәнең һәрбер бүлеге, иҗатханәсе, тарихы, киләчәге белән танышканнан соң әдәби кафеда утырып бик күп яңалыклар һәм мавыктыргыч кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.