Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ник моңлана шагыйрь җаны?..

    Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар белән якыннан таныштыру максатыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Әдәбият корабы» проекты кысаларында Түбән Чаллы авылына юл тотты.

    Авыл китапханәсе белән танышканнан соң, «Ник моңлана шагыйрь җаны?..» дигән әдәби-музыкаль кичәне башлап җибәрдек. Әдәби очрашу авыл яшьләренең шигырьләр укуы һәм Илшат Мөхәммәдиев башкаруында Никифор Тукмачевның җырлары белән үрелеп барды.

    Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Нәфисә Баязитова, Никифор Тукмачев иҗатларын авыл халкы бик җылы кабул итте. Газета битләрендә урын алган шигырьләре белән бик тә таныш булып, ә кичәдә үзләрен күрү бәхетенә ирешкән тамашачы очрашудан рухи азык алып, күңел күтәренкелеге белән таралышты.