Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрә Анжелла Пильщикова белән "Милосердие" үзәгендә очрашу

25.08.2015 “Милосердие” үзәгендә эшләүчеләр һәм ял итүчеләр өчен Түбән Кама шагыйрәсе Анжелла Пильщикова белән җылы очрашу узды. “Күңел түрендәге көй” китап күргәзмәсе әдәби кичәгә килүчеләрне шагыйрәнең китаплары, дипломнары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле очрашулардагы фотографияләре белән таныштырды. Кичәбез кунаклары –“Талир тәнкә” фольклор  ансамбле җитәкчесе Ф. Гайнемөхәммәтов, “Данко” әдәби берләшмәсе язучылары В.Асфандиярова, Т.Малина. Язучы Малокость В.П. һәм журналист Петров М.П. Яр Чаллы “Орфей"  язучылар берләшмәсе.

Шагыйрәнең иҗатын зурлап, хөрмәт итеп күп кенә шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Анжелла Пильщикованың туган көнендә узган бу очрашу иҗатын яратучылар алдында җавап тоту булса, “Данко”әдәби берләшмәсе юбилеена әзерлек иде.