Центральная библиотека им. Г. Тукая

Асия Сафинаның «Карлыгач канатында» китабын тәкъдим итү

   Шәһәребездә яшәп иҗат итүче Асия Сафинаның гомер бәйрәмен күз уңында тотып, әле яңа гына “Ихлас” Казан типографиясендә басылып чыккан «Карлыгач канатында» китабын тәкъдим итү максатыннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әдәби-музыкаль кичә узды. Шигырьләр авторы Асия ханым төрле өлкәләрдә эшли: нефть-химия өлкәсендә – лаборант, ательеда – тегүче һәм психолог булып үз һөнәрләрен баета.
  Китапта укучы авыл табигатенең гүзәлләге белән очраша, яшьлек хатирәләрен яңарта, татар халкы һәм аның гореф-гадәтләре белән таныша, сөю мәхәббәт утларында яна, гомумән алганда, яшәү серен, тормыш матурлыгын ача.
Шигырьләр, җырлар, истәлекләр белән үрелеп барган очрашу һәркем күңелендә җылы хисләр уятты.
  Кичәгә Каенлы авылы укытучылары, сыйныфташлары килеп, аның эчтәлеген тагын да баеттылар. Иҗатташ дусларының эчкерсез матур теләкләрен кабул итеп, шәһәребез аксакалларының фикерләрен тыңлап, кичә ахырына якынлашты.
   Үз чиратында үзәк китапханә авторга бүләк ителгән 32 данә китап өчен олы рәхмәтләрен ирештерде.