Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Шау чәчәктә чагы күңелемнең”

   Өлкәннәргә “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә тән дәвасы бирсәләр, без Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре җан җылысы бүләк итү максатыннан, “Әдәбият корабы” проекты кысаларында, Фәнүзә Сабирова иҗаты буенча “Шау чәчәктә чагы күңелемнең” дип исемләгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә  авторның тормыш юлын сөйләү, шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Тамашачы хыялында әле туган якларына кайтып балачакта йөргән сукмаклардан атлады, яшьлеге белән очрашты, мәхәббәтнең төрле утларында янды. Аза ханым чегән халык биюе белән күзләрне иркәләде, Татьяна Скопцова җыр дулкынларында тирбәтте. Әдәби-музыкаль кичәгә килгән һәрбер тамашачы күтәренке кәеф һәм рухи азык алды.