"Икмәк - тормыш нигезе"
Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.
Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе. 10 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре”аралашу клубына йөрүче кардәшләребез белән берлектә икмәккә, игенче һөнәренә мәдхия җырладык. “Икмәк – тормыш нигезе”дигән баш астында үткән әдәби-музыкаль чарада халык авыз иҗаты әсәрләре искә төшерелде. Мәкаль-әйтемнәрнең дәвамын әйтеп бетерү, табышмакларның җавапларын эзләүдә бик актив булдылар. Кичәбез кунаклары төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып, җырлап-биеп, темага караган шигырьләр тыңлап вакытның үткәнен сизмәделәр дә. Очрашудан ветераннар зур канәгатьлек белән күтәренке рухта таралдылар.