Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Сиңа килдек бүген кабаттан”

21нче апрель көнне Г.Тукай паркында Г.Тукай исемендәге китапханәнең “Берегиня” клубы әгъзалары белән “Сиңа килдек бүген кабаттан” әдәби-музыкаль очрашу узды. Очрашуда Г.Тукайның шигырьләре, әкиәтләре укылып, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

Паркта узган бу очрашуда узгынчы-ял итүчеләр дә битараф калмады. Үзләре яттан белгән шигырьләрне укыдылар.

Татар шигърияте кояшы булган Г.Тукай иҗатына багышланган очрашу бик күңелле узды.