Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Моңлы яктылык"

  Бүген, ягъни 4октябрьдә  татар шагыйре, җырчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Аймәткә 50 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Моңлы яктылык" дип исемләнгән күргәзмә куелды.Анда шагыйрьнең китаплары,төрле елларда газета - журналларда басылып чыккан шигырьләре урын алды.Китап сөючеләргә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде, эстрада җырчылары тарафыннан яратып  башкарыла торган җырлары искә төшерелде.