Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Күңелләр моңнарга сарылганда

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе “Әдәбият корабы” проекты кысаларында Балчыклы авылына юл тотты. Өлкәннәр көне җитүен күз уңында тотып әдәби-музыкаль кичә “Күңелләр моңнарга сарылганда” дигән исем астында әзерләнде.Кичәнең төп кунаклары – шигырьләреннән моң саркып торган авторлар Анастасия Усачева һәм Никифор Тукмачев.Җыр, шигырьләр, балачак һәм тормыш истәлекләренә төрелеп барган кичә бик җылы узды.Кичә керәшен халык җырларын искә төшереп, такмаклы җырлы биюләр белән тәмамланды.Клубка килгән һәрбер тамашачы рухи азык алып, күңелле, шатлыклы хисләр дулкынында йөзде.Очрашудан халык бик канәгать калды