Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тавыш бирә Тукай еллар аша”

Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз булып нур чәчеп тора. Г.Тукай шагыйрь генә түгел, ул халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул халкының үз улы.

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Суксагымда – Тукай эзләрен.

Күңелемдә балкый маяк булып.

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

20нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына,  130 еллык юбилеена багышланган “Тавыш бирә Тукай еллар аша” дип аталган тамчы-шоу интеллектуаль уены узды. Бәйгедә 6нчы һәм 2нче санлы мәктәп укучылары катнашты. Уен барышында укучыларга төрле биремнәр тәкъдим ителде: “Син беләсеңме?”, “Тукай – безнең йөрәкләрдә”, “Тукай әсәрләре сәхнәдә”, Сәнгатьле уку бәйгесе, “Артык сүзне тап”, “Мәкальне дәвам ит”, “Игътибарлымы сез?”  һәм башкалар.

Катнашучылар үзләренең таланлы, тапкыр һәм зирәк, язучының иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Кояшкай” (2нче мәктәп укучылары) комадасы җиңде.

7нче балалар бакчасы тәрбиячеләре “Туган авыл” җырын башкарып, бәйгене бизәделәр. Уен татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.