Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Туган телне, Тукай шигырьләрен әләм итеп”

19нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Туган телне, Тукай шигырьләрен әләм итеп” дигән китаплар тәкъдим итү көне узды. 2015нче ел китабы бәйгесендә катнашучы китапларда Г.Тукайга багышланган шигырьләр, әсәрләр китапханәгә килгән укучыларга көн дәвамында тәкъдим итеп укып узылды. Аеруча укучыларга А.Усачева “Күңелем тәрәзәләре”, Р.Ситдыйкованың “Өлешемә тигән көмешем” китаплары ошады. Бу җыентыклага кергән шигырьләрне укучыларыбыз яратып яттан сөйләделәр.

Тукай исеме – татар милләтенең

Гасыр буе сүнмәс бер нуры.

Иҗатының яктысы сүрелмәс,

Тукай бит ул- Дөнья йолдызы.

(А.Усачева)

Г.Тукай атналыгы кысаларында узучы бу китапларны тәкъдим итү көне укучыларыбызда шагыйрьгә карата зур кызыксыну уятты.