Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәгем - ялкын

  Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Асия Сафинаның “Карлыгач канаты” исеме белән беренче китабы дөнья күрде. Әлеге шигъри җыентык белән укучыларны таныштыру йөзеннән Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә язучының тормыш һәм иҗат юлын яктырткан “Йөрәгем – ялкын”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

   Шагыйрә белән әңгәмә, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барган музыкаль кичә, ял итүчеләргә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм йөрәк җылысы бүләк итте.Яшәү серен, авыл табигатен, яшьлек хатирәләрен сөю-мәхәббәт хисләрен һ.б. темаларны чагылдырган шигъри җыентык тамашачыларга  бик ошады.