Центральная библиотека им. Г. Тукая

Көзләр җитә диеп моңсуланма!

    12 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре”аралашу клубына йөрүче олы буын вәкилләре өчен “Көзләр җитә диеп моңсуланма” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Клубка йөрүчеләр көз турында сынамышларны искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, күңелле уеннарда катнаштылар, шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рифкать Имаевның һәм башка авторларның шигырьләрен тыңладылар.Җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барган очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.