Центральная библиотека им. Г. Тукая

Көлке капчыгы

   5сентябрьдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче Илдар Хәйруллин үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп  узды.Шушы истәлекле  дата уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлын яктырткан "Көлке капчыгы"  әдәби-музыкаль кичә уздырды.Кичәгә язучының тормыш иптәше Рузалия Хадиевна, бертуган апасы Әлфия Шәмсулловна, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе  Вәсилә Исмәгыйлова, аксакаллар шурасы әгъзалары, "Кама таңнары"әдәби берләшмәсе язучылары килеп, очрашуны тагын да тулыландырдылар.Юмористик хикәяләрен күренекле нәфис сүз остасы Илшат Хәбибуллин, китапханәчеләр укыды.

  Тамашачыга Илдар Хәйруллинның китапларыннан торган "Иҗат уты ялкыны" күргәзмәсе ясалды.
  Кичә бик җылы һәм күңелле узды