Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

15нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә чираттагы “Мәдәни җомга” кысаларында Шәйхи Маннур премия иясе, күп кенә китаплар авторы Нурзия Мирхазова белән очрашу булды.

Мәдәни җомганың төп максаты, язучы кара-каршы үзенең укучысы белән аралаша, алар фикерен ишетеп, үзенең иҗатының мөһимлеген тоя ала.

Нурзия Мирхазова тамашачыларга китапларына кермәгән яңа шигырьләрен ике телдә тәкъдим итте. Очрашу бик кызыклы узды, килгән кунакларга бик күп мәгъләмат җиткерелде.