Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай яши безнең йөрәкләрдә

14нче апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Г.Тукай исемендәге китапханә тарафыннан бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык юбилеена карата күчмә китап күргәзмәсе урнаштырылды. Г.Тукай иҗатына, тормышына багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәгә килгән тамашачылар тарафыннан күргәзмә бик җылы кабул ителде.

Әңгәмә барышында Г.Тукай шигырьләре укылды, истәлекле вакыйгаларга тукталып, фотосүрәтләр күрсәтелде. Г.Тукайның “Китап” шигырен укып, кичәгә килгән тамашачыларны шагыйребезнең иҗатына багышлап уздырыла торган шигырь уку бәйгесенең тарихы, бүгенгесе белән таныштырып, зур мәгълүмат бирелде.

Халыклар дуслыгы йортында узган бу очрашу бик җылы, шигъри дулкында узды.