Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дөньяны матурлык коткара

      9 сентябрьдә, Халыкара матурлык көнендә, косметологлар, модель бизнесы хезмәткәрләре, шулай ук матурлык белән бәйле һөнәр ияләре дә үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Гомумән, барлык чибәр, күңелләре белән саф һәм ямьле кешеләр өчен дә бу көн – үзләренә бүләк ясый ала торган вакыт!

     Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үзләрен матур итеп күрергә теләүче туташлар һәм ханымнарга «Дөньяны матурлык коткара» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде.

     Ә инде 9 сентябрь көнне барлык гүзәллек алиһәләрен китапханәдә оештырылачак чәч үрү буенча мастер-класска чакырабыз.