Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кулында тылсымлы каләм

   «Әдәбият корабы» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы Нурзия Мирхазова иҗатына, тормыш юлына багышланган «Кулында тылсымлы каләм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Күпкырлы талант иясе Нурзия Рәшит кызы иҗатына чималны балачактан ук җыеп килгән. Ә бүгенге көндә исә шул күңелгә сеңеп, уйга берегеп калган истәлекләр, хатирәләр хикәя-повестьлары белән укучыны үз кочагына бөтереп ала. Язучы бүгенге көннең барометры кебек үтә сизгер һәм зирәк. Әсәрләре аша укучыны уйга салып, узган гомер юлына нәтиҗә ясап, әйләнә-тирә-дөньяга башка күз белән карарга этәрә. Тернәкләндерү үзәгендә сихәтләнүчеләр, рухи яктан илһам алып, рәхәтләнеп ял иттеләр, җан сәламәтлеге алдылар.