Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Кечкенә эпизодларга бай булган зур вакыйгалар”

Түбән Каманың 50 еллык юбилеена багышланган “Ел әйләнәсе шәһәр тирәли” программасы кысаларында шәһәребезнең беренче химия өлкәсендә эшләүче һөнәр ияләре белән “Кечкенә эпизодларга бай булган зур вакыйгалар” дип аталган әдәби-музыкаль очрашу үтте. Бәйрәмгә шәһәребезнең беренче геодезисты Ильяс Кәрам улы Ризванов һәм Миңлебай газ эшкәртү заводыннан беренче промышленный продукцияне кабул итүдә катнашкан Фоат Гәбделхәй улы Мифтахов чакырылды.

Шәһәрнең тәүге ташын салып,

Тарихларга кереп калгансыз.

Авырлыклар, кар бураннар аша

Киләчәккә юллар салгансыз.

Кулыгызның җан җылысы тигән,

Сез төзегән һәрбер бинага.

Күрәсезме, нинди гүзәл шәһәр

Үтмәгән лә гомер заяга!

Очрашуга шәһәребезнең 6нчы, 8нче, 14нче, 27нче, 28нче, 32нче мәктәпләреннән килгән укучылар, нефтехимия берләшмәсенә нигез салынган беренче көннәр белән, аның тарихы белән таныштылар. Китапханәнең кунаклары бик күп шәһәр тарихына кагылышлы кызыклы истәлекләр белән уртаклашып, үзләренең горурланулары турында сөйләделәр.

Әдәби-музыкаль очрашу шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, укучыларга шәһәргә кагылышлы бик күп мәгълүматлар бирелде.