Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдәби Түбән Кама

   

   30нчы август – Республика һәм Шәһәр көнендә  төрле мәдәни чаралар әзерләнде. Түбән Кама – талантларга бай кала.  Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында да бу көнне мавыктыргыч конкурслар, төрле уеннар үткәрелде, үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.  Безнең төбәктә туып яки анда яшәп, иҗат итүче  каләм әһелләренең иҗаты белән таныштыру максатыннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Әдәби Түбән Кама” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде.Әдәбият сөючеләргә күргәзмәдә  Р.Вәлиев, А.Хәмзин, Ф.Имамов , Ф.Абдуллин, Р.Имаев, Н.Бочкарева, А.Пильщикова, А.Ахметова, Ю.Почитаев, Р.Гатупов һәм башка язучыларның китаплары тәкъдим ителде.