Центральная библиотека им. Г. Тукая

2017нче ел китабы

  Татарстан нәшриятларында 2017 нче елда дөнья күргән, 2018 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабыз  китапханәләре катнашачак. Шулай итеп, хөрмәтле укучыларыбыз, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2017» конкурсына тәкъдим ителгән китапларның язмышы – сезнең кулларда.

Конкурста 318 китап катнаша, шуларның: 44-е – чәчмә әсәрләр (проза), 46-сы – тезмә әсәрләр (шигърият), 36-сы – балалар әдәбияты, 58-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 60-ы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдәге «Китапның язмышы сезнең кулда» дип аталган күргәзмәне карап, укучыларыбызны ошаган китапларын сайлап укырга һәм «Ел китабы – 2017» конкурсы барышына мөһим өлешегезне кертергә чакырабыз.