Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үлмәс җыр эзеннән

    Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан үзәк китапхәнәдә «Үлмәс җыр эзеннән» дип аталган күргәзмә оештырылды. Китап сөючеләр өчен Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгән, ул йөргән урыннарда булган Рафаэль Мостафинның  китаплары, «Моабит дәфтәрләре» җыентыклары, җәлилчеләр язмышын яктырткан Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның «Ватанга тугры калдылар» басмасы урын алды.