Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Алар безнең күңелләрдә..."

   25нче августта халкыбыз җәлилчеләрне искә алу көне буларак -  Хәтер көне итеп билгеләп үтә. Моннан 74 ел элек Плетцензее төрмәсе тоткыннары, унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның гомерен гильотина балтасы өзә. Шул мизгелләрдән алар батырларча елмаеп мәңгелеккә атлыйлар.

   Бу уңайдан шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә “Алар безнең күңелләрдә...”дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.Кичәдә Җәлилчеләр турында мәгълүмат бирелде, Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгыннан кайбер шигырьләре яңгырады.Чарада шәһәребезнең мәртәбәле кунаклары Аксакаллар шурасы әгъзалары Мәснәви Һадиуллин, Суфиян Минһаҗев, Флүр Гайнемөхәммәтов, Васил Камалов катнашты һәм чыгыш ясадылар. Кичә берәүне дә битараф калдырмады, күпләрнең күзләре яшь белән капланды.