"Урман аланында..."
22нче августта шәһәребезнең үзәк китапханәсендә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләр “Урман аланында” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Очрашуга килүчеләр безне ачы җилләрдән саклаучы, җылытучы, туендыручы – урман турында шигырьләр, көйләр тыңладылар, үзләре дә халкыбыз арасында киң таралган “Керим әле урманнарга”, “Урман юлында” кебек популяр җырларны яратып башкардылар.Шулай ук табышмакларның җавабын эзләделәр.Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.