Центральная библиотека им. Г. Тукая

Габдулла Тукай исемендәге паркта әдәби чәршәмбе

Кичә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге паркта чираттагы әдәби чәршәмбе уздырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга парк буенча экскурсия уздырдылар. Бөек шагыйребезнең әсәрләре белән таныштырдылар, әкиятләрен тыңладылар, әдәби уеннарда катнаштылар. Яңа укырга керүче Кадет мәктәбе укучыларына яңартылган китапханәне күрсәттеләр, яңа китапханәнең мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Балаларны периодик басмалар, китаплар белән таныштырдылар. Кич белән паркта балалар өчен әдәби викториналар, эстафеталар үткәрделәр. Түбәнкамалыларны шәһәребезнең “Кама таңнары”, “Данко”әдәби берләшмәләренең  иҗатлары белән таныштырдылар Нурзия Мирхазованың һәм Анжела Пильщикованың иҗатлары белән.