Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шифалы тәлгәшләр

    1 августта күренекле шагыйрь, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулды. Шул уңайдан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Шифалы тәлгәшләр» дип исемләнгән әдәби мозаика оештырылды. Укучыларыбызга Р.Миңнуллин турында кыскача мәгълүмат бирелде, китаплары, публицистик язмалары күрсәтелде, шигырьләре укылды. Әдипнең заман белән бергә атлап баруы да ассызыкланды. Укучыларны үзенең иҗаты белән тагын да якынрак таныштыру нияте белән, шагыйрь һәркөн шигъри тәлгәшләрен  инстаграммда тәкъдим итәргә тырыша. Әдәби күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты.