Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Мәдәни җомга 8.04.16

“Мәдәни җомга”кичәсе шәһәребезнең 50 еллыгына багышланды.

Кичәбезнең хөрмәтле кунагы бик күп популяр җырлар авторы, мәхәббәт җырчысы, танылган шагыйрь, «Татарстанның атказанган табибы” Марс Хафизов.

Алсуланып кына таң ата,

Түбән Камам, синең күгеңдә.

Иң беренче салган ташлар да

Һаман әле минем күңелдә.

Китапханәче шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Р. Вәлиевнең табиб-шагыйрь М. Хафизовка атап язылган матур фикерләрен җиткерде. Бик күп сорауларга җавап бирелде, җырларның аудиоязмасы тыңланылды, өр - яңа шигырьләр укылды. Марс Хафизовның шигырьләре күбрәк мәхәббәт турында.

Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт ул – cөю, ярату. Мәхәббәт – кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт! Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Саклыйк, яшәтик без мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне: челтерәп аккан чишмәләребезне, яңа туган көнгә гимн җырлаучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. Мәхәббәт белән матурлык, кулга-кул тотышып, бик озак яшәсеннәр.

Кичә бик җанлы, кызыклы, сорау-җавап формасында барды. Һәркемнең күңеленә кабатланмас матур мизгелләре белән кереп калды.