Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдык

Еллар инде аларны бездән ерагайта бара...  Башларын фашист балтасы астына куюларына да 71 ел булды. Нәкъ шул көнне – 25 августта – бер төркем зыялылар: аксакаллар, җирле язучылар, иҗтимагый үзәге вәкилләре, китапханәчеләр Тукай ис. үзәк китапханәгә җыелып, кабатланмас батырлык кылган каһарманнарны искә алдылар.

Милли оешмалар белән эшләүче идарә рәисе А.Р. Дирзизов үз чыгышын җәлилчеләрне искә алу көнендә чаралар оештыручы китапханәчеләргә, җирле язучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм шушундый чараларга күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәклекне ассызымлап үтте. Аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Гыйләҗ улы Шигапов бүгенге Украинада барган  вазгыятьне искә төшерде һәм тынычлыкны саклап калу өстендә армый-талмый эшләү кирәклеген әйтте. Ул “Түбән Кама аксакаллары” дигән яңа китаптан Муса Җәлилгә багышлап үзе иҗат иткән “Шагыйрь-көрәшче” шигырен укыды. Ф. Абдуллин җитәкләгән “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары ялкынланып шигырьләр укыдылар, ә китапханәчеләр М.Җәлилнең ике телдә яңа басылып чыккан “Сайланма әсәрләре” китабы белән таныштырып үздылар.

Чарада үз фикерләрен китапханә укучылары да белдерде. Гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән, гаиләсендә әти-әни тәрбиясе нигезендә, китаплар аркылы  ныклы патриотик тәрбия алган Сәйфетдинова Кәдрия Әкрам кызы бәйнә-бәйнә Муса Җәлил иҗаты, батырлыгы белән горурланып яшәү турында бәян итте.

Чараны алып баручы үзәк китапханәнең укучыга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова җәлилчеләрне искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте.

Хәтер көненең азагында барча җыелган халык шәһәребездә скульптор Рәис Сафин тарафыннан эшләнгән Муса Җәлил һәйкәле янына юнәлде. Анда Муса Җәлилнең һәм Җәлилгә багышланган шигырьләр укылды, чәчәкләр куелды.

 

Р.Г.Камбиева – методик бүлеге мөдире. 26.08.2015