Кушыл син дә, җырлыйк бергә…
25 июньдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче өлкәннәр өчен «Кушыл син дә, җырлыйк бергә…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.
Әлеге кичә халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәргә – җырга багышланган иде. Очрашу кызыклы хикәяләр, төрле уеннар, шигырьләр, җыр-бию белән үрелеп барды. Табышмакларга җаваплар табып, мәкальләрне дәвам итеп, гармун моңнарына искитмәле матур җырлар башкарып уздырылган әдәби-музыкаль кичә һәркемгә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, бетмәс-төкәнмәс энергия, бер-берең белән күрешеп аралашу шатлыгы бирде.