Төзәтәсе иде яраны...
Бүген, 20 июльдә заманабызның әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы Тәлгат Нәбиулла улы Галиуллинга 80 яшь тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Төзәтәсе иде яраны...” дип аталган күргәзмә-викторина оештырылды. Т.Галиуллинның тормыш юлы һәм иҗатын яктырту һәм кызыксыну уяту максатыннан, китапханә укучылары үз зирәклеген, тапкырлыгын күрсәтеп, сорауларга җавап бирделәр, әдипнең китаплары белән таныштылар.