Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшәү матур, яшәү үзе бер җыр икән

    «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Әдәбият корабы» проекты үз эшен дәвам итә. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучыларының 50 еллык юбилеен каршылап, алар белән һәрдаим очрашулар оештыру эшләре дә зур уңышлар белән бара. Чираттагы әдәби-музыкаль кичә Мария Логинованың тормыш һәм иҗат юлын яктыртып, «Яшәү матур, яшәү үзе бер җыр икән» дигән исем астында узды. Әйе, бары инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүче Мария Логинова тормышы күпләр өчен үрнәк. 5 китап авторы, «Таң» ансамбленең солисткасы, спорт ярышларында зур уңышларга ирешүче, кул эшләре аша матурлык тудыручы мөлаем ханым күпләрне сокландырды. Һәр шөгыльдә иҗат итүнең татлы җимеш түгеллеген «үз җилкәсендә» татыса да, һәркемнең үз юлы булуына ышана. «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә искиткеч матурлык, җан тынычлыгы бүләк иткән Мария ханымга киләчәктә дә зур иҗади үрләр яулавын телибез.