Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шикәрем син, балым син

     11 июль – шоколад көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы белән «Шикәрем син, балым син» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу уздырды. «Шоколадлы тел бистәсе», «Баллы бию», «Аленушкадан викторина» конкурслары белән үрелеп, җыр, бию дулкыннары кочагында узган очрашу барышында шоколадлы призларга да ия булдылар. Шоколад турында кызыклы мәгълүмат алып, күңел күтәренкелегенә ия булып, өлкәннәребез рәхәтләнеп ял иттеләр.