Центральная библиотека им. Г. Тукая

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

 6 нчы аперель көнне Г. Тукай исемендәге паркта китапханәчеләр тарафыннан һәм 6-нчы мәктәп укучылары катнашында “ Татар телендә сөләшәм” акциясе үтте. Акциянең төп максаты булып халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү иде.

Бәйрәмдә катнашучылар туган телебез – татар теле турында шигырьләр сөйләделәр, җырлардылар, биеделәр, флешмоб үткәрделәр.

Укучылар туган телгә булган мәхәббәтен, ихтирамын чагылдырап, “Татар телендә сөйләшәм” дигән плакат ясаганнар. Һәр  берсендә“Мин татарча сөйләшәм!” ацкиясенең түштамгасын бар иде.

Татар теленә багышланган кичә югары кимәлдә үтте.  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә һәм һәркөнне татарча сөйләшү дигән сүз.