Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дөнья ямен күзләп йөримен

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә, «Әдәбият корабы» проекты кысаларында, «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Ралия Кәримованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Дөнья ямен күзләп йөримен» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Әлеге очрашу барышында язучының шигырьләре укылды, табышмакларына җаваплар табылды, тормыш юлы күзәтелде. Җырлар белән үрелеп барылган кичә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә күңелле, файдалы ял сәгате бүләк итте. Кичәдә катнашкан һәркем рухи азык алып, күңелен сафлады.