Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бардым күлгә, салдым кармак

       27 июньдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче өлкәннәр өчен «Бардым күлгә, салдым кармак» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

       Балыкчылар көне уңаеннан уздырылган әлеге кичә юмористик хикәяләр, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. «Кем җитез» һәм «Сукыр балык» уеннарында өлкәннәребез җитезлектә, осталыкта һәм тапкырлыкта сыналды. Табышмакларга җаваплар табып, мәкальләрне дәвам итеп уздырылган әдәби-музыкаль кичә һәркемгә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бирде.