Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Китапханә байлыгы"

Г.Тукай исемендәге китапханәнең заманча үзгәрүен, аның матурлыгын һәм байлыгын күрү нияте белән, 1954 елда Казан педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган, республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче ханымнар экскурсиягә килде. Бинаның зур залларын, андагы китап-журналларның күплеген күреп, хәзерге заман бизәлешенең искитмәле булуына шаккатып, килгән кунаклар күтәренке рухта калып, шат күңел белән кайтып киттеләр.