Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Хәтер сагында"

 Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Әдәбият корабы” проекты кысаларында 22 июнь – Хәтер көненә багышлап “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә “Хәтер сагында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

  Хәтер һәм кайгы көне... 1941елның 22 июнь көне кешелек безнең исебездән мәңге җуелырга тиеш түгел. Безнең хәтер мәңгелек шәм булып, киләчәк буыннарга барсын иде. Бигрәк тә иле, халкы, Ватаны, туган җире өчен һәлак булган инсаннар турындагы истәлек.

  Әдәби-музыкаль  кичәбездә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары  Г.Ибәтуллина, Н.Тукмачев, Ф.Сабирова, Н.Гаптуллин үзләренең сугыш елларына карата язылган шигырьләрен укыдылар.Әйе, Гөлчирә Ибәтуллина, Никифор Тукмачев, Нурулла Гаптуллин сугыш чоры балалары.Әти дигән изге сүзне бер мәртәбә  дә әйтергә язмаган аларга.Әлеге эчке хисләре шигъри юлларга сибелгән.Ә Фәнүзә Сабирова  сугыштан соң туган, фронтовик кызы. 4 язмыш...Һәрберсенең иҗаты үзәкләргә үтеп кереп, бәгырьләрне телгәли...

   Җырлар белән үрелеп барган очрашу “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә, хәтерләрен яңартып үткән гомер юлын искә төшерде.