Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Сабантуйга ашкына күңел"

   13 нче июнь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче кардәшләребез чираттагы бәйрәм кичәсенә җыелды.Очрашу борынгыдан килгән татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга багышлап үткәрелде.  “Сабантуйга ашкына күңел” дип аталган бу кичә халкыбызның яраткан уеннарына да бай булды: йомырка салынган кашык кабып йөгерү, аякларга капчык киеп йөгерү, күз бәйләп бүләкне кисеп алу, чүлмәк вату кебек бәйгеләрдә катнашып күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр.Шулай ук Сабантуй турында шигырьләр тыңладылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан уеннарда актив катнашучыларгә бүләкләр бирелде.Әдәби-музыкаль кичәдән барысы да канәгать булып, киләсе очрашуларны өмет итеп таралдылар.