Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Мин дөньяны һәм кешеләрне көннән көн матуррак күрәм"

Табигать кочагында ял итергә яратучы, дөньяның һәм кешеләрнең матурлыгын күреп, сүрәткә төшерүче, Татарстан Республикасының рәссамнар союзы әгъзасы һәм дә инде шәһәребезнең күренекле шәһесе Малик Вәгыйз улы Яруллин белән Үзәк китапханәдә очрашу узды. 120 артык картиналар авторы шәһәрдәшләребезне тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, күпләрне таң калдырды. Тамашачы Малик абыйны төрле яктан ачырга тырышты, чөнки ул рәссам гына түгел, ә гармунда да оста уйнаучы икән. Педагогия көллияте студетларына һәм килгән кунакларга музыка белән рәсемнең тыгыз элемтәдә торуын аңлатырга тырышып, Малик Вәгыйзович гармун телләре тартып, моңлы көйләр уйнап күрсәтте.

Реалист һәм романтик рәссам,  үз куллары белән могҗиза тудыручы - Малик Яруллин, гомерлек яры белән тигезлектә, исәнлектә-саулыкта, озак еллар яшәсен иде дигән теләктә калып, кичәбез тәмамланды.