“Дәверләр күпере – Сабантуй”
Бик күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң гүзәл бер бәйрәме - Сабантуй якынлаша.
Сабан туе-хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә борынгыдан килгән дуслык һәм хезмәт бәйрәменең тарихына кагылышлы материаллар, бәйрәм турында шигырьләр, рәсемнәр куелды. “Дәверләр күпере – Сабантуй” дип аталган күргәзмә белән танышырга теләүчеләр китапханәбезгә рәхим итегез!